Нәтиҗәләр саны: Загрузка , эзләү 3.595 секунд барды

Эзләү нәтиҗәләре

  1. Нигъмәтулла абзыкай, һәрвакытта беренче табынчы, кәләпүшен егетләрчә кырын салып тәпән янына басты. Еники Әмирхан . Җиз кыңгырау
  2. Нигъмәтулла абзыкай тәпәннең өстен ачты, чүмеч белән бер шөбердәтеп коеп карады, аннары кунакларга карап әйтте: — Хөрмәтле кодалар, туебызның иң зур сые — кыз балы табынга килде. Еники Әмирхан . Җиз кыңгырау
  3. Соңгы өмет белән Нигъмәтулла абзыкайга карыйм, аңа ничек тә миңа бирмә дип ымлыйсым килә, ләкин ул минем якка сыңар күзен дә төшерми, ичмасам! Еники Әмирхан . Җиз кыңгырау
  4. Шулай да ахыр чиктә генә миңа бер күз ташлап алды шикелле, ләкин мин аның карашын тотарга да, аңлашырга да өлгермәдем, билгеле. Еники Әмирхан . Җиз кыңгырау
  5. Нигъмәтулла абзыкай, бөтен табын ишетсен дигәндәй, кычкыра биреп, бал тулы стаканны миңа сузды. Еники Әмирхан . Җиз кыңгырау
  6. — Йә, шәкерт, ипләп кенә тот әле кодача тәтәңнең ширбәтен! Еники Әмирхан . Җиз кыңгырау
  7. Күпмедер эчкәч, берни күрмичә, калтыранган стаканны кире сузуым булды, нәкъ шул мизгелдә Нигъмәтулла абзыкайның бик ачык итеп әйткән сүзләре ишетелде: — Шәкерт акчасын миңа биреп куйган иде, — диде ул, тыныч кына, һәм түш кесәсеннән бер сумлык кәгазьне чыгарып, кунакларга күрсәтә биреп, тәлинкәгә дә салды. Еники Әмирхан . Җиз кыңгырау
  8. Кыз балын акча салып авыз итү бетте, хәзер инде табында берничә стакан йөри. Еники Әмирхан . Җиз кыңгырау
  9. Нигъмәтулла абзыкай тирләгән-кызарган, чиккән зур яулыгы белән һаман сөртенеп тора, үзе бертуктаусыз сөйләнә, көлә, кайчак нечкә сары мыегының очын хәйләкәр генә бөтереп тә куя. Еники Әмирхан . Җиз кыңгырау
  10. Аңардан җыр көтәләр, — ул моны белә, тик җаен гына көтә … Еники Әмирхан . Җиз кыңгырау